“Әлмәт таңнары” газетасына өйдә яздыру дәвам итә
Байтак кына әлмәтлегә безнең яңа хезмәт - "Әлмәт таңнары"н өйдә яздыру бик ошады.
Телефоннан шалтырату белән газета хезмәткәрләре 2014 елның беренче яртыеллыгы дәвамында газета укучыларның өйләренә барып, аларны яраткан басмаларына яздырып кайтты. Безнең www.almet-rt.ru сайты газетага яздыруга заявка бирү өчен уңайлы мәйданчыкка әйләнде.
Хәзер "Әлмәт таңнары"н өйгә китереп бирү хезмәте тулы көчкә эшли башлады. Газета атнасына ике тапкыр - чәршәмбе һәм җомга көннәрендә укучыларын аларның почта әрҗәләрендә көтә. Редакция хезмәткәрләре үз чиратында яңа хезмәтебезгә ышаныч күрсәтүчеләргә рәхмәтен җиткерә.
Сезне тагын шатландырабыз: "Әлмәт таңнары" газетасына хәзер дә өйдә генә язылырга була! Газетага 2014 елның август-декабрь айларына яздырабыз. Бәясе - 275 сум. Сезгә бары 32-60-89 телефоны буенча шалтыратып, заявка бирү дә җитә. Шулай ук редакциягә килеп (адресыбыз: Мәрҗани урамы, 82) язылырга да мөмкин. "Әлмәт таңнары"н укыгыз, шәһәр һәм район яңалыклары, ил-көн сулышы белән хәбәрдар булып яшәгез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа