“Әлмәт таңнары” газетасына һәм башка матбугатка Татарстан дәүләт хезмәтләре порталында язылырга була
Әлеге сервисны Татарстан мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы "Татарстан почтасы" хезмәте белән берлектә әзерләгән.
Порталда "Россия почтасы" федераль дәүләт унитар предприятиеснең тулаем каталогы электрон рәвештә файдаланылышта. Әлеге сервисның өстенлеге шунда - матбугатка почта бүлекчәсенә бармый гына да язылып була. Бу мөмкинлек өчен Моның подписка бәясенең 2 проценты кадәр (кимендә 10 сум) түләргә туры киләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа