Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Әлмәт таңнары” газетасы редакциясендә социаль яклау идарәсе начальнигы Закирҗан Шакирҗанов белән турыдан-туры элемтә

"Әлмәт таңнары" газетасы чәршәмбе, 17 октябрьдә, социаль яклау идарәсе начальнигы Закирҗан Шакирҗанов белән турыдан-туры элемтә оештырды. Шәһәрдә һәм районда яшәүчеләр бу көнне билгеләнгән вакытта редакциягә шалтыратып, борчыган сорауларын Закирҗан Шәриповичның үзенә җиткерделәр. Ике сәгатьтән артык барган сөйләшүдә байтак кына мәсьәләләр күтәрелде, аларга урында ук җавап бирелде. Социаль яклау идарәсе начальнигы...

"Әлмәт таңнары" газетасы чәршәмбе, 17 октябрьдә, социаль яклау идарәсе начальнигы Закирҗан Шакирҗанов белән турыдан-туры элемтә оештырды.

Шәһәрдә һәм районда яшәүчеләр бу көнне билгеләнгән вакытта редакциягә шалтыратып, борчыган сорауларын Закирҗан Шәриповичның үзенә җиткерделәр. Ике сәгатьтән артык барган сөйләшүдә байтак кына мәсьәләләр күтәрелде, аларга урында ук җавап бирелде.

Социаль яклау идарәсе начальнигы белән мондый формада очрашу уздыру очраклы түгел. Белгәнебезчә, әле генә Өлкәннәр көне булып узды, аның уңаеннан оештырылган декада да тәмамланды. Газета укучыларыбыздан бу көннәрдә редакциягә мөрәҗәгать итүләр күп булды: кемнедер Өлкәннәр көнендә онытканнар, бүләк бирмәгәннәр, икенчеләрен субсидияләр борчый, җитмәсә, ул бу айда торак-коммуналь хезмәтләргә түләү өчен җибәрелгән квитанцияләргә дә күрсәтелмәгән һәм башкалар. Сорауларын алданрак җиткерүчеләр һәм безнең электрон почтага җибәрүчеләр дә булды. Закирҗан Шакирҗанов белән узган турыдан-туры элемтә турындагы язманы газетабызның 26 октябрь саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250