Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Әлмәт таңнары" бүләкләре үз хуҗаларын тапты [+ ФОТОЛАР]

"Әлмәт таңнары" белән бергә" акциясе тәмам. Иң файдалы, кирәкле, затлы бүләкләребез үз хуҗаларын тапты.

2014 елның II яртыеллыгына газетага язылган тугры дусларыбыз акциядә теләп катнашты. Бу юлы барлыгы 70 кә якын кеше үз бәхетләрен сынап карады. Газетага кеше бүләк өчен генә язылмый, билгеле, әмма газеталы да, бүләкле дә булу зур шатлык! Бүләкләре дә нинди бит әле. Шикәр комының хәзер бигрәк тә күп кирәк булган чоры. Кышкылыкка кайнатмалар әзерләү өчен 50 килограммлы "баллы" капчык уйламаганда кулыңа килеп керсен әле!

- Җиләктән генә кайтып төштек әле, - дип сәламләде безне җиңүчебезнең берсе Энҗе апа Әхмәдиева. Үзебезнең күңелле хәбәребезне ирештереп, газета укучыбызның бөтен ару-талуларын юкка чыгардык:

- Апа, сез "Әлмәт таңнары"нда җиңеп, 1 капчык шикәр комына ия булдыгыз!

- Чынлапмы?! Сөендердегез мине! Һич җиңәрмен дип уйламаган идем. Беренче тапкыр катнаштым һәм бүләкле дә булдым...

Озак та үтмәде Энҗе апа кияве белән редакциябезгә килеп тә җитте.

- Район газетасын безнең йортта алдырмаган чор булмады. Әти-әниләр һәрвакыт яздырталар иде. "Әлмәт таңнары"н да беренче көннәрдән үк укып барабыз. Аеруча шәһәр, районда булган вакыйгаларны яратып укыйм. Ил-көндә ниләр булганын тәфсилләп язып барасыз, барысы да бик ошый, - дип безнең хезмәтебезгә югары бәя бирде ул.

Җиңүчебез 53 ел гомерен хисапчы булып эшләүгә багышлаган, шул исәптән 30 ел баш хисапчы вазифасында эшләгән. Хәзер лаеклы ялда, гаиләсе, балалары өчен сөенеп, матур гомер кичерә. Үзенең иң зур хыялын да тормышка ашырган - Хаҗга барып кайткан. Алдагы көннәрендә дә уңышлар юлдаш булсын үзенә!

Бүләк ияләренең һәммәсенә дә безнең шалтыратулар шатлык китерде. Җиңүчеләрнең исемнәрен тартмачыктан тартып чыгаручы газета укучыбыз Әнисә Гәрәева да файдалы вә кыйммәтле бүләкләргә соклануын яшермәде. Газета дусларыбызны сөендерә алган икән, димәк, без икеләтә бәхетле. Бездән аерылмагыз, киләчәктә дә акцияләрдә актив катнашыгыз!

Гөлназ ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА

Ирина Апачаева фотолары

Драмтеатр - 1 капчык он

Э.М. Әхмәдиева (Сөләйманова ур., 20) - 1 капчык шикәр комы

М.М. Фәхретдинова (Герцен ур., 82) - 2015 елга "Әлмәт таңнары" газетасына еллык яздыру

З.К. Әбүталипова (Шевченко ур., 70) - сәгать

Р. Хәлимуллина (Бишмунча) - чәй сервизы

В.Ф. Вәлиева (Дуслык ур., 3) - хлебопечка

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса