Әлмәт студентларын автобәйге көтә!
Әлмәттә ел саен автомобиль йөртүче студентлар өчен шәһәр бәйгесе үткәрелеп килә. Быелгы «Автосессия-2015» 17 сентябрьдә үтәчәк.
Анда катнашу өчен команда туплап, 15 сентябрьгә кадәр Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлегенең 11 нче кабинетына заявка тапшырырга кирәк.
Белешмәләр өчен телефон: 43-96-18, факс 43-96-22.
Бәйге 17 се көнне иртәнге 8 дә ЮХИДИ бинасында башлана. Башта катнашучылар юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча теоретик сорауларга җавап бирәчәкләр, аннары полигонда машина йөртү осталыкларын күрсәтәчәкләр.
Соңыннан Яшьләр үзәгендә бәйгегә йомгак ясау була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа