Әлмәт студентлары сәхнә тотты
Яшьләр үзәгендә "Студентлар язы-2014" шәһәр фестиваленең гала-концерты булып узды.
Әлеге концерт иң талантлы, максатчан студентларны җыйды. Анда 10 уку йортыннан катнаштылар. Чыгышлар үзенчәлекле булуы, артистлык осталыгы, сәхнә образы тудыра алу, креативлык һәм башкалар буенча бәяләнде. "Вокал-соло" номинациясендә гран-прины Мария Петрова (АФ УУ "ТИСБИ"), 1 нче урынны Алия Җамалетдинова (АФ ИЭУиП) яулады. "Вокаль ансамбль"ләрдә 1 нче урынга "Илһам" (АМузК) чыкты.
"Хореография"дә "Один в один" номинациясендә махсус призга АГНИ биючеләре лаек булды, беренче урынны "Мириданс" (АПТ) алды. "Нәфис сүз" номинациясендә I урын Айзирәк Гәрәева (АПТ), Ксения Ермилова (АМузК), Динар Гыймаевка (АГНИ) бирелде. "Оригиналь жанр"ның җиңүчесе - Альберт Зарипов (АГНИ), нефть институтының иҗат төркеме.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа