Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт студентлары Россия пенсия системасы белән танышты

Пенсия грамоталылыгы көннәре кысаларында республиканың уку йортларында лекцияләр һәм ачык дәресләр уза. Бүген, 6 сентябрьдә Икътисад, идарә һәм хокук институтының Әлмәт филиалы студентлары Россия пенсия системасы белән танышты.

Бу хакта аларга Пенсия фондының Әлмәттәге идарәсе мөрәҗәгатьләр бүлеге җитәкчесе Венера Навширванова сөйләде. Студентларны булачак пенсиянең ничек формалашуы кызыксындырды. Венера Шәмсуновна әйтүенчә, ул стажга, эшчәнлек төренә, хезмәт хакына бәйле. Эш бирүченең үз хезмәткәре өчен Пенсия фондына иминият взносларын намус белән күчерүе иң мөһим шарт булып тора. Пенсияне хәзердән үк арттыру юлы да бар, моның өчен дәүләт софинанславы программасында һәм дәүләтнеке булмаган пенсия программаларында катнашырга мөмкин.

Лекция ахырында яшьләргә "Барысы да булачак пенсия хакында: уку һәм тормыш өчен" пособиесе тапшырылды.

Регина Бурцева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250