Реклама
Гафиятуллин урамында чагыштырмача күптән түгел ачылган эре сәүдә үзәгенә җомга көнне эштән соң тиз генә кирәкле әйберләрен алырга керүчеләргә бераз тоткарланырга туры килде. Чөнки яшьләр тарафыннан оештырылган хәйрия чарасына битараф калу мөмкин түгел иде.
Әлбәттә, беркемне дә мәҗбүри тоткарламадылар - әлмәтлеләр һәм калабыз кунаклары үзләре теләп, сәүдә залында сугыш ветераннары хөрмәтенә әзерләнгән акциядә катнашты. Әлмәт яшьләре актив. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы алдыннан алар нинди генә чара оештырмый. Әле күптән түгел генә үзәк район шифаханәсенең бер палатасына ремонт ясау инициативасы белән чыккан иделәр. Бу юлы студентларның хезмәт отряды "Безнең кадерле ветеран" проекты кысаларында Бөек Ватан сугышы ветараннары өчен махсус әзерләнүче палаталардан тыш үзләре бер палата алып, шунда косметик ремонт ясады. Анысы да сугыш каһарманнарына аталган. Студентлар стеналарны буядылар, кирәк җирен сыладылар, розеткаларны алыштырдылар. Ремонт өчен кирәк булган акчаны - 10 мең сумга якынны алар үзләре җыйды.
Изге гамәл дәвамлы. Сәүдә үзәгендәге чара - шуның бер мисалы. Монысында исә физик культура көллияте студентлары шатландырды. Концерт кына күрсәтеп калмады алар, һәйкәлләрне төзекләндерүгә акча да җыйды. Касса янында махсус тартмалар белән торган волонтерларга күпләр игътибар итте һәм акчаларын салды.
- 9 Май - бөек бәйрәм ул. Минем әтиме фронтовик иде. 15 ел элек мәрхүм булды. Безгә даталары белән гел сугыш турында сөйли иде. Җиңү бәйрәме гаилә бәйрәменә әйләнә иде. Аны көтеп, зурлап билгеләп үтә идек. Бүгенге акция кебек чараларның әһәмияте, файдасы зур. Беренчедән, яшьләр тарих турында күбрәк мәгълүмат ала, Җиңү хакында да онытмыйлар. Икенчедән, бу сугыш ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә ярдәм итәргә кирәклекне кисәтә, - диде һәйкәлләр төзекләндерүгә үзеннән өлеш керткән Наил Шәрипов.
Тамчыдан күл җыела. Беребез дә хәйрия акцияләрендә катнашып бөлми, киресенчә, ярдәм итә алуыбызга шатланырга, илебезгә, гаиләгә мондый афәт килмәсен дип теләргә генә кирәк. Шөкер, изге күңеллеләр байтак Әлмәттә. Әлеге акция чираттагы тапкыр шуны күрсәтте.
Ирина Апачаева
Автор фотолары
Юлиан Шәфыйков:
Оксана Федорова:
Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа