Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт студентлары “Ел студенты-2013” премиясен дәгъвалый

25 нче гыйнварда "Ел студенты-2013" еллык студент премиясен тапшыру тантанасы узачак.

Ул яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, Татарстан югары уку йортлары ректорлары советы һәм студентлар лигасы тарафыннан оештырыла.

Студентлар лигасы президенты Тимур Сөләйманов билгеләп узганча, ел дәвамында фән, сәнгать һәм башка төрле юнәлешләрдә казанышларга ирешкән студентлар һәм студент коллективлары әлеге мәртәбәле премия өчен көрәшә. Татарстанның югары һәм махсус урта уку йортларыннан барлыгы 332 гариза кабул ителгән. 9 нчы мәртәбә үткәрелә торган бәйгедә Казан, Чаллы, Чистай, Әлмәт, Түбән Кама, Алабуга, Яшел Үзән, Арча, Бөгелмәдән студентлар катнашырга теләк белдергән. Быел конкурсантларны 19 номинация буенча билгеләячәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса