Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт студентлары яңа акциягә кушылды

«Студентлар десанты» дип аталган акция шушы көннәрдә узды.

«Динамо» спорткомплексында Әлмәт медицина көллияте студентлары һәм Әлмәт эчке эшләр бүлеге ветераннары арасында волейбол буенча традицион турнир узды. Спорт уены бер мизгелдә узып китте һәм ветераннар командасы исәбенә (3:1) тәмамланды. 
Студентлар соңыннан мондый форматта ветераннар белән очрашуы күңелле булуын белдерде һәм шуңа охшаш чараларны ешрак уздыруларын теләп калды. Студентларга Әлмәт эчке эшләр бүлеге турында китап һәм өстәл календарьләре дә бүләк иттеләр. 
Әлмәт эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте белән берлектә әзерләнде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса