Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт студентларның төзү отрядлары яңа сезонга әзерләнә

6 мартта Яшьләр үзәгендә шәһәрдәге уку йортларының вәкилләре, студентлар һәм студентлар белән актив эшләүче оешмаларның вәкилләре студентлар тормышында хезмәтнең роле турында сүз алып бардылар.

Анда "Студентларның хезмәт отрядлары - гармонияле шәхес үсешенә һәм җәмгыятьнең савыгуына ирешү юлы" дигән темага матбугат конференциясе булды.

Бу чарада Әлмәт районы балалар һәм яшьләр эшләре идарәсе башлыгы Родион Карпов, Көньяк-көнчыгыш сәнәгать палатасы идарәсе рәисе Рөстәм Латыйпов, "СМП-Нефтегаз" ААҖнең җитештерү-техник бүлеге башлыгы Ринат Фәтхетдинов, "Татнефть" ААҖнең яшьләр комитеты рәисе Ринат Мамин катнашты.
Журналистларның сорауларына Әлмәт дәүләт нефть институтының профком рәисе Гөлнара Борһанова җавап бирде.
Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институтының практика мөдире Клара Минһаҗова студентларның хезмәт отрядлары белән эшләү тәҗрибәсен уртаклашты.
Төрле эшләрдә эшләгән берничә студент үзләренең эш тәҗрибәләре, тәэсирләре турында сөйләделәр.
Хәзерге хезмәт базары яшь белгечтән профессиясенә тиз кереп китүен таләп итә, ә моның өчен студетлык елларыннан ук тәҗрибә туплый башларга кирәк. Студентларның хезмәт отрядлары киләчәктәге уңышлы эшләп китү өчен бик яхшы әзерлек мәйданы булып тора

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса