Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт спортчылары төньяк кешеләрен шаккаттырды

29 мартта Әлмәт спортчылары Татарстан җыелма командасы составында Салехард шәһәрендә "Ямалкан-2014" III халыкара снегоходлар марафонында катнашты.

Призлы урыннарның күбесен Татарстан командасы яулады. Команданың лидеры Вячеслав Колотовкинга гына башка спортчылар белән бергә шатлык уртаклашырга насыйп булмады. Ул Финляндиядән һәм Швециядән килгән көндәшләрен узып, тиз йөрешле соңгы участокта 156 км/сәг. тизлек белән барганда трассадан чокырга чыгып очып, каты тән җәрәхәтләре алды. Анны шунда ук вертолет белән медицина үзәгенә озаттылар.

Узышлар башланганчы биргән әңгәмәсендә Аячеслав Колотовкин тундрада чабып карау өчен түгел, җиңү өчен чынлап көрәшергә килдек дигән иде.

"Новости Салехарда" газетасы хәбәр иткәнчә, Татарстан командасы бик көчле. Салехардлылар Вячеслав Колотовкинның тизрәк терелүен тели һәм безнең команданы киләсе елгы марафонга да көтеп калалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250