Әлмәт таңнары

Әлмәт үсмерләре кул эшенә оста

"Легенда" яшүсмерләр клубында Халыкара хатын-кызлар бәйрәме уңаеннан "Үз кулларың белән ясалганы - иң яхшы бүләк" исеме астында декоратив-гамәли иҗат бәйгесе узды.

Реклама

Анда 10 нан 14 яшькә кадәрге балалар катнашты. Балаларның эшләренә 1 нче сәнгать мәктәбе укытучылары бәя бирде. Яшүсмерләр клублары алып килгән кул эшләре төрле материаллардан ясалган, һәрберсе үзенчәлекле иде. Жюри беренче урынны "Темп" клубына бирде. "Планета" икенче, "Искра" өченче урын яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: