Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт үсмерләре Космонавтлар көнен билгеләп үтте

"Әлмәт морж балалары" яшүсмерләр клубы Космонавтлар көненә багышлап һәм Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан өстәл теннисы буенча ярышлар уздырды.

Уен ике көн дәвам итте. Анда "Метеор", "Восток", "Союз", "Искра", "Моржата", "Буровик", "Родничок", "Темп", "Спартак", "Водник" һәм "Импульс" клубларыннан 11 дән 18 яшькәчә 50дән артык үсмере катнашты. Көрәш кискен барды. Урыннар яшь категориясенә карап билгеләнде. Малайлар арасында (11 - 12 яшь) бер урынны Рәмзил Камалов ("Моржата"), икенче урынны Артур Нуруллаев ("Искра"), өченче урынны Андрей Бородин ( "Искра") яулады. Бу категориядә бер генә кыз иде. "Восток" яшүсмерләр клубыннан Карина Бакировага да судьялар аерым номинация буенча урын бирделәр.
13 - 14 яшьтәге үсмерләр арасында Илшат Фәтхетдинов ("Метеор") җиңүче булды. Дмитрий Гайниев ("Восток") икенче, Максим Ишуков ("Буровик") өченче урыннарны бүлеште.
15-16 яшьлекләр арасында Динар Хөсәеновка ("Моржата") тиңнәр булмады. 2 нче урынны Ирек Мәсәгутов ("Союз"), өченчене Глеб Кирпота ("Спартак") алды.
Кызлардан (15 - 16 яшь) 1 нче урын Элиза Макаровада ("Моржата"), 2 нче урын Ләйсән Гайниевада ("Моржата"), 3 нче урын Алсу Гарифуллинада ("Родничок").
17 - 18 яшьлек үсмерләрдән урыннар түбәндәгечә бүленде: 1 нче урын - Сергей Золотухин ("Моржата"); 2 нче урын - Тимур Назимов ("Темп"), 3 нче урын - Николай Изотов ("Метеор"), кызлардан 1 нче урын - Карина Вәлиева ("Родничок"); 2 нче урын - Альбина Галимова ("Моржата"), 3 нче урын - Лидия Казакова ("Моржата").

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250