Әлмәт шумахерлары финиш сызыгында!
15 ноябрьдә Әлмәттә шәһәр һәм район муниципалитеты булышлыгы белән «Северный вал 2014» һәвәскәрләр раллие үтәчәк.
Ярышлар Әлмәт районының гомуми файдаланудагы юлларында юл хәрәкәте чикләнмәгән хәлдә үткәреләчәк. Ярышта катнашучылар трассаның буеннан-буена юл хәрәкәте кагыйдәләрен һәм ярыш регламентын төгәл үтәргә тиешләр. Бүгенгә уннан артык экипаж катнашуга заявка биргән. Ярышлар Әлмәтнең экстрим-паркында старт ала. Беренче булып кузгалучыларны жирәбә ярдәмендә ачыклаячаклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа