Реклама
Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге шәһәр паркында язгы көн-төн тигезлегенә бәйле традицион нәүруз бәйрәме булды.
Паркка килүчеләр шәһәрнең яшүсмерләр клублары катнашында күңелле концерт программасын карадылар, "Иң яхшы азык савыты", "Иң яхшы сыерчык оясы" бәйгеләрендә җиңүчеләрнең исемнәрен белделәр. Иң оригиналь эшләнмәләрнең авторларына дипломнар, бүләкләр тапшырылды.
Чараны алып баручылар белән бергә шәһәр кешеләре дә җырладылар, биеделәр, теләге булганнар кайнар шашлыктан авыз иттеләр.
Әлмәт районы