Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт шәһәр төзелеше советында 10 мәсьәлә каралды

Әлмәт шәһәр төзелеше советының быелгы беренче утырышында 10 мәсьәлә каралды. Утырыш район башлыгы Мәҗит Салихов рәислегендә үтте.


Баш архитектор Алмас Идрисов шәһәр төзелеше ансамбльләренең төгәлләнгән комплексы проектын тәкъдим итте, фикер алышканнан соң проект бертавыштан кабул ителде. Искергән сарайлар һәм гаражлар урынында күп катлы йортлар төзү мәсьәләсе каралды. "Шәһәр территориясендәге искергән ташландык гаражлар бетерәләчәк, аларның урыны җирле муниципалитет тарафыннан авария хәлендәге йортларда яшәүчеләрне күчерү өчен торак һәм социаль объектлар төзү өчен резервка куелачак", - дип хәбәр итте район башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш буенча урынбасары Илвир Габдуллин. Совет бу тәкъдимне хуплады.

Шулай ук "Яшьлек" микрорайонында күп катлы торак йорт төзү, физкультура-спорт аллеясен төзекләндерү һәм аның монументаль бизәлеше, футбол кыры тирәсендәге территорияне төзекләндерү, Нефтьчеләр урамындагы (15 йорт) кибетне реконструкцияләү, Иске Әлмәттәге һәлак булган якташларга һәйкәлне яңарту проектлары каралды һәм кабул ителде. Элекке казарманы торак йорт итеп үзгәртү һәм "Рандеву" кафесын реконструкцияләү проектларын үзгәртеп эшләргә тәкъдим ителде.

http://almetyevsk.tatar.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса