Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт шәһәр прокуратурасында

Әлмәт шәһәр прокуратурасы 55 яшьлек О.ны мошенниклык гамәле өчен гаепләүне яклады.

О. Казанда медицина ярдәме күрсәтелмичә 2 бала табуы турында ялган белешмә әзерләгән. Шул ялган белешмәләр нигезендә законсыз рәвештә ана капиталына ия булу өчен Әлмәт ЗАГСында ике балага туу турында таныклык алуга ирешкән. Ялган таныклыкларны Пенсия фонды идарәсенә илтеп, ана капиталына дәүләт сертификаты алган. Ана капиталын торак йорт сатып алуга кредитны өлешчә каплау өчен тотам дип, 387 640 сум акча алган.

Әлмәт шәһәр судын 23 гыйнварда О.ны РФ Җинаять кодексының 159 маддәсенең 3-нче өлеше нигезендә 1 еллык сынау срогы белән 1 елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итүгә хөкем итте.
Хөкем карары законлы көченә керде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса