Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә шәһәр имамнары җыелды

Бүген Әлмәт шәһәренең Р.Фәхреддин исемендәге үзәк мәчетендә шәһәр имамнары җыелышы үтте.

Әлмәт районы һәм шәһәре имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов булган проблемаларны тиз арада һәм бергә хәл итәр өчен имамнарга һәр атна саен дүшәмбе көнне мондый җыелышлар үткәрергә тәкдим итте. Барлык имамнар да әлеге тәкдимне хупладылар.

Имамнар үзләре дә кызыклы проектлар тәкдим иттеләр, борчыган сорауларын бирделәр.

Республикабызда чиркәүләргә ут төртеп яндырулар ешаю сәбәпле Әлмәт районы һәм шәһәре имам-мөхтәсибе урынбасары Исмәгыйл хәзрәт Биккинин әлеге күңелсез хәлләр безнең районда да кабатланмасын өчен имамнарга игътибарлы булып, мәчетләрнең сакчылары белән аңлату эшләрен алып барырга өндәде. "Республикабыздагы тыныч тормышны кайберәүләр какшатырга телиләр, без моңа юл куймаска тиешбез!"- дип белдерде ул.

Энҗе Хасаншина
Әлмәт муниципаль районы Башлыгының матбугат хезмәте

almetyevsk.tatar.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250