Әлмәт шифаханәләре палаталары заманча стандартларга туры китерелә
Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен сәламәтлек саклау учреждениеләренең стационарларында яхшы шартлар тудыру максатыннан республикада "Безнең кадерле ветеран" проектын тормышка ашыру бара.
Әлеге социаль-гуманитар проектка әлмәтлеләр дә кушылды. Сәламәтлек саклау идарәсе, ветераннар советы, "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе, "Ак Барс-Мед" иминият компаниясе вәкилләре үзәк район шифаханәсендә (хәзерге вакытта биредә 10 тыл хезмәтчәне һәм сугышта катнашкан 3 ветеран дәвалана), туберкулезга каршы (1 ветеран) диспансерда булдылар. Көн кадагында ремонт эшләре һәм җиһазлар белән генә тәэмин итү түгел, ә бәлки палаталарны заманча стандартларга тәңгәл китерү, медицина хезмәте күрсәтүдә инновацион формаларны кулланышка алу да тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа