Әлмәт таңнары

Әлмәт салым инспекциясе үзгәрешләргә әзерләнә

Иртәгә салым органнары хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмен билгеләп үтә. Аның алдыннан гына без федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча 16 нчы районара инспекциясе җитәкчесе Альберт Газизов белән очраштык һәм газета укучыларыбызны кызыксындырган сорауларга җавап бирүен үтендек.

Әлмәт инспекциясенә быелның март аеннан гына җитәкчелек итә башласа да, Альберт Газизовның салым өлкәсендәге биографиясе бай булып чыкты. 1998 елдан бирле икән инде ул бу системада. Әлмәткә Казаннан күчә. Димәк, салым түләүчеләрнең кайда намуслырак булуларын чагыштыра ала.

- Салымнарын үзвакытында түләүгә җитди караучылар башкалада да, Әлмәттә дә күпчелекне тәшкил итә. Физик затлар 1 ноябрьгә кадәр милеккә, транспортка, җир участокларына салым түләргә тиеш иде. Әлегә тиешле салым 80 процентка җыелды. Бу санны начар димәс идем мин. Гомумән алганда, салым түләү - ул һәркемнең гражданлык бурычы, - диде ул.

- Халыктан җыелган салымнар кая китә?

- Бүген безнең илдә 17 салым һәм җыем бар. Кешеләрнең кеременә һәм табышына салынган салымнар федераль, транспортлылардан җыела торганы республика бюджетына юллана. Ә менә җир, милеккә салымнар җирле бюджетка керә. Бу бюджет хезмәткәрләренә эш хакы, төзек юллар, төбәктә уңайлы яшәү мохиты, социаль объектлар һәм башкалар дигән сүз.

- Ә сездә кешеләргә нинди уңайлыклар тудырыла?

- Без бүген электрон сервисларга зур игътибар бирәбез. Хәзерге вакытта салым хезмәте сайтында 38 интернет-сервис эшли. Арада зур сорау белән кулланылганы "Салым түләүченең шәхси кабинеты". Аннан 20 меңләп әлмәтле файдалана. Әлеге кабинет аша кирәкле мәгълүматны алырга, бурычны түләргә, 3-НДФЛ декларациясен тутырырга, салым органнарына мөрәҗәгать итәргә, кызыксындырган сорауларыңа җавап алырга һәм башка хезмәтләрдән файдаланырга була. Кыскасы, безгә килеп йөрергә дә кирәкми. Шулай ук үзгәрешләр белән танышырга да мөмкин. Өстәвенә алар бүген еш булып тора.

- Үзгәреш дигәннән, фатирларга һәм йортларга салым берничә тапкырга артачак диләр. Бу дөресме?

- Үзгәреш булачак. Мисал өчен, күчемсез милеккә салым хәзер инвентарьлаштыру бәясеннән чыгып түгел, ә бәлки базарга якынрак торган кадастр хакыннан чыгып саналачак. Яңача санауга күчеш акрынлап, биш ел дәвамында булачак. Социаль гаделлек өчен фатирларның 20, бүлмәләрнең 10, торак йортның 50 квадрат метрына салым салынмый. Тагын бер яңалык - бүген тәмамланмаган төзелешкә, гәрчә алар теркәлсәләр дә, салым каралмаган, ә менә яңа елдан алар өчен дә салым түләтә башлаячаклар.

- Торак сатып алганда аның бәясенең 13 процентын кайтару мөмкинлеге бар иде. Әлмәтлеләр моннан киләчәктә дә файдалана аламы?

Реклама

- Мин әлеге мөмкинлекләр тагын да киңәйтелә дияр идем. Элек торак арзанрак, ягъни чигерү күләменең чикле дәрәҗәсеннән - 2 миллион сумнан кимрәк булса, кайтарыла торган акчаның бер өлеше югала иде. Хәзер исә калган өлешне икенче тапкыр фатир алганда кулланырга рөхсәт ителәчәк. Шунысын да искәртәсе килә, торак сатып алуга яки йорт төзелешенә алынган кредитларның процентларын түләгәндә салым чигерүе күләмендә элек чикләүләр юк иде, чыгымнар суммасы никадәр була, шулкадәр күләмдә кабул ителде. Ә хәзер салым чигерүе өчен чыгымнар 3 миллион сум белән чикләнә.

- Фатир, гараж яки башка төрле милек саткан өчен салым шул килеш каламы?

- Әгәр син милкеңдә өч елдан да ким булган күчемсез яки башка төрле милек сатасың икән, декларация тутырырга тиешсең. Монда да искәрмәләр күп һәм салым чигерүенә өмет итәргә була. Мәсәлән, фатир 3 миллион сумнан сатыла ди, шуның бер миллион сумына салым чигерүе карала, ә калган 2 миллионыннан кеше 13 процент салым түләргә тиеш. Транспорт чарасына мондый ташлама 250 мең сум күләмендә бирелә. 2 миллионга алып, 3 миллион сумга сатылган фатир очрагында салым бәяләр аермасына салына. Монда вариантлар берничә төрле. Билгеле, әлеге милекләргә хуҗа булуың 3 елдан артып китсә, аларны сатудан алган акчага салым салу каралмаган.

- Салым түләүдә каралган ташламалар бетерелмиме?

- Пенсионерларга, инвалидларга, Советлар Союзы һәм Россия Геройларына милекләренә салым буенча ташламалар саклана. Әмма ташламаны, хәзергесеннән аермалы буларак, барлык милеккә дә түгел, ә бәлки бер объектка гына, фатирга яки гаражга яисә башкасына карата гына кулланырга була. Шулай ук милеккә һәм транспортка салым түләүдән азат ителүчеләр дә бар. Исеменә берничә транспорт теркәлгәннәр бары тик берсенә генә түләүдән азат ителә.

- Бәйрәм булгач, коллективыгыз белән таныштырып үтсәгез иде.

- Безнең киеренке дә, катлаулы да булган хезмәт әллә ни күренми торган. Дус, хезмәт сөючән коллективыбызның 85 процентын хатын-кызлар тәшкил итә. Коллектив яшь булса да, алга куелган бурычны тулысы белән үтәргә сәләтле. Гомерләрен ике, өч дистә елдан артык салым өлкәсенә багышлаган ветераннар - алыштыргысыз остазлар. Тырышлыклары белән хезмәттәшләре һәм клиентлар арасында ихтирам казанганнарның күпчелеге югары бүләкләргә лаек булды. Өлкән инспектор Әлфия Җиһаншина "Россия ФНСының мактаулы хезмәткәре", "Россия ФНСы отличнигы" исемен йөртә. Начальник урынбасарлары Зилә Вафауллина, Владимир Каштанов, бүлек җитәкчесе Мөнирә Харисова, бүлек җитәкчесе урынбасары Вәсимә Валькаева, өлкән инспектор Халидә Хәлилова Федераль салым хезмәтенең Мактау грамоталары белән бүләкләнде. Шулай ук Рәхмәт хатлары белән бүләкләнүчеләр дә күп.

Форсаттан файдаланып хезмәттәшләремне, лаеклы ялда булучыларны Салым органы хезмәткәрләре көне белән тәбрик итәргә рөхсәт итегез. Барлык дәрәҗәдәге бюджетны тулыландыру, димәк, җәмгыятьтәге социаль тотрыклылык, кешеләрнең кәефе безнең көндәлек эшебезгә бәйле. Сезнең югары һөнәри осталык, намуслы хезмәтегез киләчәктә дә илне һәм республиканы финанс иминлеге белән тәэмин итү буенча алда торган җаваплы бурычларны хәл итәргә ярдәм итәр дип ышанам. Фидакарьлегегезгә зур рәхмәт. Озак еллар дәвамында дәүләтнең икътисади мәнфәгате сагында торган, күркәм традицияләр булдырып, аларны саклаган, бәяләп бетергесез тәҗрибәләрен бүгенге белгечләргә тапшырган кадерле ветераннарыбызга аерым рәхмәтебезне, хөрмәт хисләребезне җиткерәм. Һәркемгә бетмәс-төкәнмәс энергия, тынычлык, эштә һәм гаиләдә уңышлар телим!

Ирина Апачаева

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: