Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт Сабантуе сезне көтә!

Сабантуй татар милли бәйрәме Әлмәттә быел 7 июньдә булачак. 10 сәгатьтә Үзәк мәйданда бәйрәмне ачу тантанасы, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен бүләкләү була. Ипподромда ат чабышлары 11 сәгатьтә башланачак. Үзәк мәйданда спорт программасы, балалар мәйданында балалар өчен күңел ачу программасы тәкъдим ителәчәк. 13 сәгатьтә ипподромда концерт башланып китәчәк. Анда татар эстрадасы йолдызлары...

Сабантуй татар милли бәйрәме Әлмәттә быел 7 июньдә булачак.


10 сәгатьтә Үзәк мәйданда бәйрәмне ачу тантанасы, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен бүләкләү була.

Ипподромда ат чабышлары 11 сәгатьтә башланачак.

Үзәк мәйданда спорт программасы, балалар мәйданында балалар өчен күңел ачу программасы тәкъдим ителәчәк.

13 сәгатьтә ипподромда концерт башланып китәчәк. Анда татар эстрадасы йолдызлары Дилә Нигъмәтуллина, Артур Минһаҗев, Гүзәл Әхмәтова, Марат Галимов, Айгөл Рәхимова, Венер Сәлимов, Резеда Галимова, Мөнир Рахмаев, шулай ук шәһәребез һәм районыбызның популяр башкаручылары катнаша.

«Сабантуй-2015» бәйрәме җиңүчеләрен бүләкләү Үзәк мәйданда 14 сәгатьтә була.

Ял зонасында 8 сәгатьтән сәүдә рәтләре эшли.

Мәйданга «Мегаполис» яныннан, Ленин мәйданыннан, «ЦРБ» тукталышыннан 7 сәгатьтән башлап махсус автобуслар йөри.

Бәйрәмгә рәхим итегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса