Әлмәт таңнары

Әлмәт рәссамнарын бәйгедә катнашырга чакыралар

«Татнефть» компаниясе Татарстанның профессиональ рәссамнары арасында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган бәйге үткәрә.

Бәйгегә эшләр дүрт номинация буенча кабул ителә: «Рәсем сәнгате» (Бөек Ватан сугышы елларында Татарстан Республикасында нефть сәнәгатенең һәм «Татнефть» компаниясенең барлыкка килүен бәян итүче сюжетлы-тематик картиналар, портрет); «Графика» (жанрлы, портрет); «Декоратив-гамәли сәнгать»; «Скульптура».

Реклама

Бәйгенең беренче этабы 2015 елның 1 февраленнән 27 сенә кадәр үткәрелә. Анда әзер эшләрнең фоторәсемнәре электрон рәвештә кабул ителә. Җиңүчеләр икенче этапта катнашу хокукы алачак һәм бу турыда аларга оештыру комитеты 2015 елның 7 мартына кадәр хәбәр итәргә тиеш. Икенче этап 2015 елның 21 мартына кадәр бара, оештыру комитеты анда художество әсәрләренең төп нөсхәләрен кабул итәчәк.

Белешмәләр өчен телефоннар: 8 (8553) 373-209, 373-788. Заявкалар һәм эскизларны электрон рәвештә түбәндәге адреска юлларга: alparova@tatneft.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: