Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт регистраторы – иң яхшысы

30 март көнне Әлмәттә иң яхшы ЗАГС хезмәткәрен сайладылар.

"Гражданлык актларын теркәү тантанасын иң яхшы алып баручы" республика бәйгесенең төбәк этабы шәһәребезнең ЗАГС идарәсе базасында оештырылды. Бәйгедә республиканың сигез муниципаль районы вәкилләре катнашты. ЗАГС идарәсе һәм бүлекләрендә эшләүче 10 белгечнең һәммәсе дә жюри игътибарына никах теркәү тантанасы уздыруның үз сценариен тәкъдим итте.

Бәйгедә катнашучыларны Әлмәт муниципаль районы Советы аппараты җитәкчесе Р.Шәйхаттаров, жюри рәисе - ТР Министрлар Кабинеты ЗАГС идарәсенең оештыру-хокукый һәм контроль эш бүлегенең әйдәп баручы советнигы Ю.Рязанова сәламләде. Алар бәйгенең икенче тапкыр уздырылуын һәм аның ЗАГС органнары хезмәткәрләренең иҗади активлыгын күтәрү буенча зур эш башкаруын билгеләделәр. Жюри рәисе әлеге бәйгенең гаилә кыйммәтләре абруен күтәрүдә һәм милли үзенчәлекләрне ныгытуда да өлеше барлыгын әйтте.

Яшьләрне теркәү тантанасы республиканың ике дәүләт телендә - татар һәм рус телләрендә үтте. Шулай ук берьюлы рус һәм инглиз телләрендә теркәү очрагы да каралды.

Мәртәбәле жюри әгъзалары тулаем чараның оештырылуын, алып баручыларның ораторлык осталыгын, аларның образын, тантананың оригинальлеген, яңалыклар белән баетылган булуын һәм нәфислеген бәяләде. Нәтиҗәдә, бәйгенең төбәк этабы җиңүчесе дип Әлмәт ЗАГС идарәсе белгече Рәмзия Едиханова табылды. Икенче урынны Эльмира Манасыпова (Бөгелмә) һәм Эльза Булатова (Җәлил бистәсе) бүлеште. Өченче урын Азнакайдан Зөлфия Гозәеровага бирелде. Тамашачылар сөюе бүләгенә бертавыштан Татьяна Зюзгина (Рус Акташы) лаек булды. Аның искиткеч матур чаралар кулланып, йола буенча яучылау һәм аннан соң никахны теркәү тантаналары бер генә кешене дә битараф калдырмады.

Э.ГАБИДУЛЛИНА.

Автор фотосы,

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250