Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт районының ЮХИДИ бүлеге кисәтә

2014 елның 7 аенда Татарстан юлларында җәяүлеләрне бәрдерүнең 736 очрагы теркәлгән, аларда 68 кеше һәлак булган, 701 е тән җәрәхәтләре алган.

РФ Административ хокук бозулар кодексының мәгълүм маддәләре буенча, өстенлектән файдаланырга тиешле җәяүлеләргә юл бирмичә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган шоферларга бер мең биш йөз сум штраф салына. Ел башыннан республикада 44 мең шундый очрак теркәлгән. 286 юл һәлакәтендә җәяүлеләр үзләре гаепле. Аларда 44 кеше үлгән, 252 кеше имгәнгән. Җәяүленең юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуы аңа биш йөз сумга барып төшә. Ел башыннан республикада 67 мең кагыйдә бозучы теркәлгән.

Әлмәт районының ЮХИДИ бүлеге юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да сак булырга, кагыйдәләрне төгәл үтәргә чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса