Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт районының Васильевка авылы халкы чупакабрадан зыян күрә

Васильевка авылы халкы ничәнче ай инде тыныч төн уздыра алмый. Сәер хайван аларның тавыкларын, йорт куяннарын кыра.

Хайванны күрүчеләр аның зур, йонлач булуын, ырылдавын әйтә. Бер кеше хайванның кенгуруга охшаганлыгын, ике аягында гына йөрүен билгели.

Чупакабрадан берничә кеше зыян күргән. Тавыкларны, йорт куяннарын ул ашамый, ә каннарын гына эчә икән. Авыл халкы ветеринар службага мөрәҗәгать итәргә җыена.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса