Әлмәт районының сугыш, хезмәт, кораллы көчләр һәм хокук саклау органнары советы президиумының утырышы узды
Әлмәт районының сугыш, хезмәт, кораллы көчләр һәм хокук саклау органнары советы президиумының утырышы Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең сәламәтлек саклау һәм социаль яклау буенча урынбасары Равил Хәйруллин рәислегендә үтте.
Кәләй авыл җирлеге башлыгы һәм авыл кешеләренең инициативасы белән Токарликов исемендәге ААҖ генераль директоры, Президиум әгъзасы Рәсим Исхаковка "Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәренең мактаулы гражданы" дигән исем бирү турында үтенеч каралды һәм бертавыштан кабул ителде.
Утырыш эшендә Советның барлык комиссияләре рәисләре катнашты. Көн тәртибенә бөек Җиңүнең 69 еллыгын бәйрәм итү һәм 70 еллыгына әзерлек, пленум үткәрү турында мәсьәләләр, шулай ук Ветераннар советының 35 еллык юбилей йомгаклары кертелгән иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа