Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт районында юл-транспорт һәлакәтендә 4 кеше зыян күрде

29 мартта 11 сәгать 35 минутта Җәлил-Рус Акташы юлының 32нче километрында "ВАЗ-2110" автомобилен йөртүче 1986 елда туган ир-егет куып узганда каршы хәрәкәт полосасына чыга һәм "Лада-219410" автомобиле белән бәрелешә.


"Лада" автомобилендәге 2005 һәм 2006 елда туган ике бала тән җәрәхәтләре ала. Аларның берсе медсанчастьның травмотология бүлегенә салынды, икенчесе амбулатория тәртибендә дәвалана. Балаларны йөртү өчен махсус җайланмалар булмаган.

"ВАЗ-2110" автомобиленең 1963 һәм 1981 елда туган ике пассажиры, башлары җәрәхәтләнеп, медсанчастьның нейрохирургия бүлегенә салынды. Бу автомобильнең йөртү стажы бер айдан да ким булган йөртүчесенә карата административ материал тутырылды.

"Лада" автомобилен йөртүчега карата балалар йөртү кагыйдәләрен үтәмәгән өчен шулай ук административ материал тутырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса