Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт районында ялган аракы сатучылар тоткарланды

Колшәрип авылында яшәүче ике егеткә карата җинаять эше кузгатылды.

Алар куркынычсызлык таләпләренә җавап бирмәүче хәмер продукциясе җитештерү, саклау һәм сатуда шикле дип табылганнар. Моны раслау өчен хокук сагында торучылар агымдагы елның июнендә аларның берсеннән 4 мең сумга 20 шешә «Пять озер» аракысы сатып ала. 0,5 литрлы шешәләрнең акциз маркалары да була. Сентябрьдә полицейскийлар 20 «STOLICHNAYA» шешәсе салынган 100 тартма сатып алалар. Моның өчен егетләргә 300 мең сум бирәләр. Алга таба «Парламент» аракысы алу өчен 110 мең сумны алдан биреп калдыралар.

Ачыкланганча, явыз гамәл кылучы 28 яшьлек бу егетләрнең РФ территориясендә хәмер эчемлекләре сатып алуга, сатуга һәм саклауга лицензияләре дә, продукциянең тәңгәллек сертификаты да, башка документлары да булмый.

Экспертлар чыгарган нәтиҗәгә караганда, составында спирт булган әлеге сыеклык кешеләрнең тормышы һәм сәламәтлеге өчен куркынычсызлык таләпләренә җавап бирми.

Хәзерге вакытта тикшерү эшләре дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса