Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт районында якын арада ташу сулары төшү көтелә

Әлмәт муниципаль районының гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссиясенең эш төркеме тарафыннан су басу куркынычы булган урыннар көн саен күзәтелеп тора.


Халык белән актив эш алып барыла. Андый урыннарда яшәүчеләрнең һәммәсенә дә гадәттән тыш хәлләр килеп чыга калганда ни эшләргә кирәклеге турында белешмәләр таратылды. 20 марттан су ташу постларына беркетелгән предприятиеләр һәм оешмаларның дежурлыгы оештырылды.

Бу атнада Иске Әлмәттә яшәүчеләр белән өйрәнүләр планлаштырыла. Тулаем алганда район территориясендә су ташу мөмкинлеге 2014 ел прогнозларына туры килә. Хәвефле хәлләрне булдырмау максатында тиешле барлык чаралар да күрелә икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250