Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт районында ягулык караклары тотылды

Әлмәт полицейскийлары ярты тонна автомобиль ягулыгы урлаучыларны ачыклады.

Июль башында Әлмәт полиция бүлегенә райондагы бер автотранспорт предприятиесе директоры ярты тоннадан артык дизель ягулыгын урлаучыларны ачыклауны үтенеп гариза белән мөрәҗәгать итә.

Билгесез кешеләр дүрт трактордан һәм йөк машинасыннан дизель ягулыгын урлаганнар. Алар хезмәткәрләр юклыгыннан файдаланып, ял көнне транспорт торган территориягә үтеп кергәннәр.

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.

Оператив-тикшерү чаралары барышында каракларның кем икәнлекләре ачыкланган. Алар Әлмәт районында яшәүче 19, 23 һәм 24 яшьлек өч егет булып чыккан. Ике зурысы элек тә хөкем ителгән булган. Тикшерү бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса