Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт районында яңа ветеринария участогы ачылды

Габдрахман авылында чын бәйрәм булды - республикада дүртенче һәм районда беренче модульле участок ветеринария пункты тантаналы рәвештә ачылды.


Район башлыгы Мәҗит Салихов авыл кешеләрен әлеге вакыйга белән тәбрикләп, мондый объектның һәр район өчен мөһим булуын билгеләп үтте.
- Президент Рөстәм Миннеханов аркасында быелдан башлап Татарстанда модульле-блоклы ветеринария пунктлары ачу программасы эшли башлады, - диде ул. - Безнең районның халыкка хезмәт итәчәк ветеринария пунктын беренчеләрдән булып файдалануга тапшыруы куандыра. Бу әле башы гына. Киләсе елда Яңа Кәшердә икенче шундый пункт төзеләчәк.

ТР хөкүмәте баш ветеринария идарәсенең дәвалау-профилактика эше бүлеге башлыгы Дамир Хөснетдинов та яңа ветеринария пунктлары ачуның актуальлеген ассызыклады, программа нигезендә республикада 150 типовой блоклы-модульле ветеринария пункты төзеләчәген искә төшерде.

Районның баш ветврачы Рашат Салахов яңа объект ачылуны авыл кешеләре өчен чын бәйрәм дип атады, беренче пунктның Габдрахманда ачылуы очраклы хәл түгеллеген әйтте. Чөнки биредә "Ярыш" хуҗалыгында 1600 баш сыер малы, 90 ат асрыйлар, Габдрахман һәм Тайсуган авылларында хосусый секторда 200 баштан артык мөгезле эре терлек бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса