Әлмәт районында вертолет җиргә төшеп утырырга мәҗбүр булган
Тихоновка белән СУ-2 бистәсе арасында Нәдер ягына таба болында вертолет нефтьүткәргечләрне күзәтү максаты белән очып барган җиреннән төшеп утырырга мәҗбүр булган.
МЧСның коткару-янгын подразделениеләре вакыйга булган урында эшли. Вертолетның «койрыгы» өзелә язган. Анда 3 кеше булган. Барысы да исән-саулар. Зыян күрүчеләр юк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа