Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт районында милләтләр көне уза

Сөләй авыл җирлегендә "Һәр авылның үз яме, яшәвендә үз тәме!" дигән тема астында татар мәдәнияте көннәре оештырылды.

Бәйрәмгә районның Илтән-Бута, Югары Мактама, Кичүчат, Колшәрип, Мәмәт, Нәдер, Түбән Абдул, Тайсуган, Елховой, Иске Михайловка, Кама-Исмәгыйль, район Мәдәният йорты үзешчәннәре дә килгән иде. Алар бер-берсен алыштыра-алыштыра чыгыш ясады. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Резеда Заһретдинова халкыбызның гореф-гадәтләре, милли мәдәниятен саклаучыларга рәхмәтен җиткерде, мондый чараларны ешрак үткәрелүен теләде. Киләсе бәйрәм 6 июньдә Ямаш авыл җирлегендә оештырыла. Анысы "Туган авылым җырлый" дигән рус мәдәнияте көне булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса