Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт районында Мәдәният елына багышланган чаралар дәвам итә

17 апрельдә Кичү авылында "Монда сөекле ватан чите" ("Здесь милой отчизны околица") исеме астында рус җыры бәйрәме булды.


Үзешчән коллективларның күңелләрне кузгатырлык җырлары туган якның матурлыгын бөтен күңелең белән тоярга, чын халык җырлары белән хозурланырга мөмкинлек бирде.

Сәхнәдә авыл мәдәният йортларыннан җыелган ансамбльләр бер-берсен алыштырып кына торды. "Рябинушка" (Рус Акташы), "Бутинушка" (Бута), "Русские узоры" (Молодежный бистәсе), "Девчата" (Ерак Ивановка), "Рябинушка" (Кичү), "Околица" һәм "Родничок" (Ерак Ямаш) коллективларының чыгышы һәммәсе дә алкышларга күмелде, залдагыларны битараф калдырмады. Бәйрәмнең кунаклары "Гармония" халык вокаль ансамбле һәм Олеся Елистратова тагын бер бизәк булды.

Экранда һәм сәхнәдә тау-калкулык араларына сибелеп урнашкан авылларның тарихы да күрсәтелде. Арада бик кызык тарихлылары да бар. Мәсәлән, Ямаш авылы элек бөек рус математигы, Казан университеты ректоры Николай Лобачевскийныкы булган. Әле крепостное право бетерелгәнче үк галим ямашлыларга иреккә чыгу документы (вольная грамота) биргән, шуннан соң авыл Вольные Ямаши дип атала башлаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250