Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт районында куркыныч объект

Ростехнадзорның Идел буе идарәсе Әлмәт районындагы «Колшәрип» кошчылык фабрикасының («Вариант» ҖЧҖ) куркыныч производство объектларында планлы тикшерү үткәргән.

Тикшерү барышында газ куллану челтәрен эксплуатацияләгән вакытта сәнәгый куркынычсызлык таләпләренең тупас бозылуы ачыкланган. Бу кешеләрнең сәламәтлегенә һәм тормышына турыдан-туры куркыныч янаган.


Атап әйткәндә, 2014 ел дәвамында тышкы газүткәргечләргә һәм бик арматурасына, газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү буенча бер тапкыр да эшләр үткәрелмәгән. Ә бу объектны техник яктан төзек һәм куркынычсыз хәлдә тоту өчен кирәкле эш. Предприятиенең сәнәгый куркынычсызлык өлкәсендә лицензия эшчәнлегенә кагылышлы хилафлыклар да ачыкланган.

Нәтиҗәдә Ростехнадзорның Идел буе идарәсе Әлмәт шәһәр судына мөрәҗәгать итеп, сәнәгый куркынычсызлык таләпләрен үтәмәүче юридик затка карата җәза бирүне ораган. Суд «Вариант» ҖЧҖнең газ челтәрен эксплуатацияләү белән бәйле эшчәнлеген 90 тәүлеккә туктату турында хөкем карары чыгарган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса