Әлмәт районында кеше тәненнән алынган талпанда энцефалит вирусының антигены табылган
Бүгенге көнгә Татарстанда дәвалау-профилактика учреждениеләренә талпан кадалган 666 кеше мөрәҗәгать иткән.
Әлмәт районында кеше тәненнән алынган талпанда талпан энцефалиты вирусының антигены булуы ачыкланган. Профилактика чаралары күрелгән.
Кеше тәненә кадалган талпанны никадәр тизрәк алсаң, хәтәр чир йоктыру мөмкинлеге шулкадәр кимрәк була. Аны медицина учреждениесендә алдырырга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа