Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт районында капремонт тәмамланган

Татарстанда йортларда капиталь ремонт тулысы белән тәмамланган, дип хәбәр итә Төзелеш министрлыгы.

Барлыгы 999 йорт быел яңа тормыш кичергән. Әлмәт районында быел 34 йортка ремонт керде. 5000 гә якын әлмәтле җылы фатирларда яши башлады.

Шулай ук мәктәпләрдәге ремонт эшләре дә тулысы белән тәмамланган.

Республикада 119 мәктәпнең фасады тулысы белән яңартылды. Тәрәзәләре, түбәләре алышынды. Әлмәттә исә 8 мәктәп яңартылды.

Капремонт программасы киләсе елга да үз эшен дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса