Әлмәт районында кәҗә сөте шик тудыра
ТР буенча Россельхознадзор идарәсе сайты материалларына караганда, Әлмәт районының Түбән Мактама бистәсендә кәҗәләр үрчетү һәм сөтен сату белән шөгыльләнүче индивидуаль эшмәкәрне тикшергәндә, ветеринария өлкәсендә закон бозулар ачыкланган.
Кәҗә сөте эшкәртү цехына тиешле ветеринария документларыннан башка килә икән. Ә тикшерелмәгән сөтнең кешеләрнең агулануына яки башка авыруларга китереп җиткерүе ихтимал. Эшмәкәргә карата административ беркетмә төзелгән, ачыкланган хилафлыкларны бетерергә күрсәтмә бирелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа