Әлмәт районында җир законнары бозу теркәлгән
ТР буенча Россельхознадзор идарәсе хәбәр итүенә караганда, Әлмәт районының «Чагылтау» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җир участогына тирес чыгарып түккәннәр.
Пычранган мәйдан 66 квадрат метр тәшкил итә. Бу факт җир законнарын бозу булып санала. Шуңа бәйле рәвештә «Чагылтау»ның ферма мөдире Миннеравил Мөхлисуллинга административ тәртиптә җавап тотарга туры киләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа