Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт районында документларсыз ит сату очрагы ачыкланган

Россельхознадзорның Татарстан буенча идарәсе Әлмәт районында эшчәнлек җәелдерүче Токарликов исемендәге җәмгыятькә карата планнан тыш тикшерү үткәргән.

Тикшерү әлеге җәмгыятьтә ветеринария-санитария кагыйдәләрен бозуларны ачыклаган. Ит (дуңгыз түшкәләре) ветеринария документларыннан башка сатуга чыгарыла торган булган. Бу кешеләрдә токсикоинфекция китереп чыгарырга, шулай ук хайваннар өчен дә, кешеләр өчен дә куркыныч булган авырулар таралуга китерергә мөмкин.

Әлеге факт буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелгән, аның буенча күрсәтмә үтәлешен идарәнең дәүләт ветеринария күзәтчелеге бүлеге белгечләре контрольгә алган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса