Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт районында булган авариядә исән калган малайга ярдәм кирәк!!!

29 сентябрьдә Түбән Мактама белән Габдрахман арасында авариягә юлыгып, һәлак булган ир белән хатынның бер яшьлек баласы исән калды.

Алар Әлмәткә баланы дәвалау өчен килеп йөри торган булганнар, шуннан кайтканда юл һәлакәтенә юлыкканнар. Бала тәрәзәдән очып чыгып та могҗиза белән исән калган. Битараф булмаган кешеләр аны юлда калдырмыйча, шифаханәгә илткәннәр.

Хәзер бала Казанда дәвалана. Аны реанимациядән гадәти палатага чыгарганнар. Балага дәваланырга кирәк. Баланы авариядә һәлак булган Катяның әнисе карый. Аңа матди ярдәм кирәк.

Даньшина Елена Александровнаның Сбербанк картасы номеры - 4276-6200-1062-1286.

Әлмәтлеләр! Кеше кайгысына битараф калмасак иде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса