Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт районында берәү законсыз нефть продуктлары җитештергән

Татарстанда хокук сагында торучылар нефть продуктлары һәм сумала эшкәртү буенча мини-завод эшчәнлегенә чик куйганнар.

Әлмәт районында 41 яшьлек Чаллы кешесе нефть-химия продукциясе җитештерү буенча яшерен производство булдырган. Ул үзенең танышы белән бергәләп Казаннан чимал сатып ала һәм аны эшкәртеп мазут һәм пиролиз дигән сыек продукт җитештерә торган булган. «Эшкуарлар» аларны Россиянең төрле төбәкләрендә сатканнар. Мини-завод 2013 елда эшләтеп җибәрелгән һәм шушы вакыт эчендә аның хуҗасы 16 миллион сум чамасы законсыз табыш алган. Хәзер лицензиясез эшмәкәрлек эшчәнлеге белән шөгыльләнгән ирне суд карары көтә.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса