Әлмәт районында авариядә 4 яшьлек бала зыян күргән
Юл-транспорт һәлакәте Казан-Оренбург юлында кичә, 10 ноябрьдә, кичке 7 ләр тирәсендә теркәлгән.
Авариягә "Лада Калина" машинасын йөртүче 53 яшьлек ир-ат һәм ВАЗ-2113 машинасын иярләгән 33 яшьлек хатын-кыз эләгә. Хокук сакчылары сүзләренчә, ир-ат машиналарны узып китәргә дип каршы як полосага чыга, әмма өлгерә алмый, ВАЗ-2113 машинасына килеп бәрелә. Нәтиҗәдә, "Калина"дагы 4 яшьлек малай каты зыян күрә, "унөченче" машинаның руль артындагы ханым да авыр җәрәхәтләр ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа