Әлмәт районында 50 участок ник файдаланылмый?
Әлмәт районында файдаланылмый торган авыл хуҗалыгы җирләре тапканнар.
Дәүләт күзәтчелеге турындагы Положение нигезендә Әлмәт муниципаль районында авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең ничек файдаланылуына тикшерү үткәрелгән. Нәтиҗәдә 50 җир участогының инде өч елдан артык файдаланылмавы ачыкланган. Авыл хуҗалыгы әйләнешеннән чыгарылган бу җирләр Иске Михайловка, Новоникольск, Новотроицк авыл җирлекләрендә урнашкан. Аларның гомуми мәйданы 2437,42 га тәшкил итә.
ТР буенча Россельхознадзор идарәсе үз вәкаләтләре кысаларында файдаланылмый торган җирләрне авыл хуҗалыгы әйләнешенә кертү буенча чара күрәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа