Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт районы видеоконференция режимында республика киңәшмәсендә катнашты

2014 елның 5 июненә Татарстанда 1 млн. 75,6 мең кв.метр торак тапшырылган (еллык заданиенең 44,8%ы), былтыргы белән чагыштырганда бу 103,1% тәшкил итә.


Бу турыда бүген ТР хөкүмәте йортында республика киңәшмәсендә төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Фәрит Хәнифов хәбәр итте. Киңәшмәне видеоконференция режимында ТР президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

Социаль ипотека программасы буенча 86,1 мең кв.метр (1521 квартир) торак кертелгән. Ике атналык динамика - дүрт объект кертү. Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшырту кысаларында 2014 елда 168 ветеран өчен 18 торак йорт тапшырылган. Республикада 106 ветеран өчен 32 йорт төзү дәвам итә.

Фәрит Хәнифов шулай ук мәктәпкәчә балалар учреждениеләренә капиталь ремонт үткәрү, авыл клублары төзү турында да сөйләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса