Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт районы мәктәпләрендә укучылар математикадан БДИ биреп карады

Кичә Татарстан Республикасы мәктәпләрендә укучы бөтен 11 сыйныф укучылары да математика фәненнән Бердәм дәүләт имтиханын тапшырырга хәзерләү өчен оештырылган сынау имтиханнарын (пробный ЕГЭ) тапшырды.

Әлеге имтихан укучыларны БДИга сыйфатлы әзерләү максатыннан Федераль тест үткәрү үзәге материаллары буенча бушлай үткәрелә.
Бердәм дәүләт имтиханын тапшырырга хәзерләү өчен оештырылган сынау имтиханнары 107 имтихан уздыру пунктында оештырылган. Алга таба төп имтиханнар да шуларда узачак.
Сынау имтиханнары вакытында укучыларга бланкларны тутыру кагыйдәләре белән танышу, укыган фәннәре буенча белем дәрәҗәләрен тикшерү мөмкинлеге булды.
Шундый ук БДИ рус теле фәненнән республика укучылары өчен сынау режимында 24 мартта булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса