Әлмәт таңнары

Әлмәт районы мәгариф учреждениеләре агитбригадаларының “Профсоюзым – яклаучым” дигән конкурсы булды

Яшьләр үзәгенең зур залында Әлмәт районы мәгариф учреждениеләре агитбригадаларының "Профсоюзым - яклаучым" дигән конкурсы булды. Анда 17 агитбригада катнашты.

Реклама


Конкурсны мәгариф учреждениеләре профсоюз оешмалары советы һәм мәктәпкәчә учреждениеләр профсоюз оешмалары советы бергәләп үткәрде.

Конкурс сәхнәдә чыгыш ясаудан һәм агитация листокларыннан тора иде. Конкурста катнашучыларны һәм тамашачыларны Мәгариф һәм фән оешмалары хезмәткәрләре профсоюзының республика комитеты рәисе Юрий Прохоров сәламләде, аннары жюрига җитәкчелек итте.

Барлык агитбригадалар да чын иҗат коллективлары икәнлекләрен күрсәтте. Профсоюз эшчәнлеген театр тамашалары, "җанлы гәзитләр", төрле агитация акцияләре формасында күз алдына бастырдылар.

Беренче урынга 36 нчы балалар бакчасының "Профсоюз прожекторы", икенче урынга 50 нче балалар бакчасының "Профсоюз төсе", өченче урынга 30 нчы балалар бакчасының "Снегурочка" агитбригадалары чыкты. Аларның барысына да дипломнар һәм бүләк сертификатлары тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: