Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт районы Кичүчат урта белем бирү мәктәбендә “Ягымлы яз” фестивале уздырылды

Кичүчат урта белем бирү мәктәбендә "Ягымлы яз" фестивале гөрләп үтте.

Фестивальдә укытучылар, укучылар, мәктәп хезмәткәрләре, әниләр, әтиләр, әбиләр катнашты. Бәйрәмнең Нәүрүз, Бөтендөнья су көннәренә туры килүе фестивальнең эчтәлеген тагы да тулырак, күркәмрәк итте. "Ягымлы яз" фестивале халкыбызның моң чишмәсе, тапкыр, оста телле булуын, дәртле биючеләр икәнлеген тагын бер кат исбатлады. Әти-әниләр һәм укучылар тарафыннан оештырылган кул эшләре күргәзмәсе, халкыбызның күңел байлыгын, тырышлыгын, фантазияләрен ачып бирде.

Фестивальне алып баручы укучылар кунакларга кояштан җылылык, җирдән муллык, күктән яңгыр, табигатьтән бәрәкәт, илебезгә тынычлык, гаиләләргә иминлек, сәламәтлек, уңышлар теләп саубуллаштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250