Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесенә шелтә белдерелгән

Бу ТР Президенты каршындагы Совет утырышында имзаланган коррупциягә каршы беркетмәсенең 12 нче пунктын гамәлгә ашыру өчен эшләнгән.

Татарстанда җирле үзидарә органнарының вазифаи затлары дисциплинар җаваплылыкка тартылды, дип хәбәр итә Татар-информ. Бу 2013 елда ТР Инвестицион программалар объектларында төзелеш эшләрен оештыруда җибәрелгән җитешсезлекләр, подрядчы оешмаларның куелган таләпләр үтәлешен тиешле контрольдә тотмау һәм ТР Финанслар министрлыгы тарафыннан бирелгән займнарны билгеләнгән срокта кайтару буенча вазифаларын үтәмәү белән бәйле. Бу ТР Президенты каршындагы Совет утырышында имзаланган коррупциягә каршы беркетмәсенең (2014 елның 3 апреле) 12 нче пунктын гамәлгә ашыру өчен эшләнгән.

Шулай итеп, Балык Бистәсе, Кайбыч, Зәй, Балтач, Азнакай, Әлмәт районнары башкарма комитетлары җитәкчеләренә шелтә белдерелгән. Моннан тыш, Спас һәм Югары Ослан районнарның башкарма комитеты җитәкчеләре вакытыннан алдан вазифаларыннан азат ителгән.

Бу хакта ТР Президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсе хәбәр итә.

Узган ел һәм агымдагы ел башында коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча эксперт төркеме комиссияләре тарафыннан Чаллы, Кама Тамагы, Мамадыш, Мөслим, Спас, Балык Бистәсе, Тукай һәм Чирмешән районнарына коррупцияне кисәтү эшләрен оештыруда ярдәм күрсәтү өчен очрашулар үткәрелде.

Шулай да дәүләт хакимиятенең башкарма органнарында һәм җирле үзидарә органнарында коррупция рисклары саклана, бигрәк тә бюджет акчаларын, дәүләт һәм муниципаль милекне билгеләгәндә.

2013 елда коррупцион юнәлештә ачыкланган җинаятьләр саны арткан, аларның 1094 е - дәүләт хакимиятенә, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләргә каршы җинаятьләр. Бюджетларга ясалган матди зыян 137, 3 млн сум тәшкил иткән.

ТР Президенты Аппараты һәм ТР Министрлар Кабинетына гражданнарның коррупция һәм вазифаи урыныннан файдалану очраклары буенча шикаятьләр белән мөрәҗәгать итүләр саны арткан. Тикшерүләр нәтиҗәләре буенча вазифаи затларның мәнфәгатьләре низаглары чыгуы ачыкланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса